Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән icon

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән




Скачать 297.29 Kb.
НазваниеМәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән
Дата конвертации17.01.2014
Размер297.29 Kb.
ТипДокументы
источник






Мин ,Шиһапова Альвина Шәмси кызы ,1964 нче елның 30 нчы сентябрендә туганмын.Башлангыч белемне Түбән Тегермәнлек мәктәбендә, урта белемне Югары Тегермәнлек мәктәбендә алдым.1986 нчы елда Казан Дәүләт Мәдәният Институтын тәмамлап китапханәче һөнәрен үзләштердем.Шул ук елны СПТУ-85 кә китапханәче булып эшкә урнаштым.1988 нче елда рус әдәбияты, тарих ,1991нче елда татар теле һәм әдәбияты укыттым.1992 елдан хәзерге көнгәчә Балык Бистәсе 2нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытам.2003 нче елда Казанда Укытучыларның Белемен Күтәрү институтында оештырылган курсларда укып”Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”,дигән белгечлек алдым.

^ Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам.Укучылар белән:

Татар кызы”-92 конкурсын,К Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”,“Мәхәббәт турында сөйләшәбез” кичә, Г Тукай “Кәҗә белән сарык”әкияте, “Төремкәй” әкияте, Г.Камал”Беренче театр” өзек,Т.Миңнуллин”Акбай һәм Кыш бабай”әкияте, “Су юлы”музыкаль композиция, “Сагыну”музыкаль композиция,М.Җәлил “Кызыл ромашка”,Г.Ибраһимов “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” “Абыстайлар”,Ш. Галиевкә багышланган кичә,Г .Тукайның 120 еллыгына багышланган кичә,М.Җәлил “Җырларым”, Г.Тукай“Су анасы”,Ф.Яруллин “Ак яфрак”,А.Алиш “Сер тотмас үрдәк”, “Син кайтмадың”,дип исемләнгән әдәби- музыкаль композицияәр сәхнәләштердек.

Сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль композицияләрнең эшкәртмәләре.


2008-2009 нчы уку елында Республик олимпиадасында укучым Назарова Светлана 2 нче урын алды ,мин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләндем.

2009-2010нчы уку елында Республика олимпиадасында шул укучым 5 нче урын алды.


2009-2010 нчы уку елында катнашкан семинарлар, конкурслар , конференцияләр.

1Республика ”Коммуникативность как фактор конкурентноспособности знаний школьников.»2009 нчы ел Алексеевский р.(Чыгыш,дәрес-конспект)

2.Республика.”Я помню! Я горжусь!” Тынычлыкның кадерен белик”-әдәби-музыкаль тамаша 2010 нчы ел Б .Бистәсе ,гимназия.

3.Республика.”Фольклористика”Мин Культуры Р Т .-Казань 2010 нчы ел.

4 Республика конкурсы “Использование новых информационных технологий в образовательной деятельности”.2010нчы ел.

5.Республика конкурсы “Мин татарча сөйләшәм”.2010нчы ел.

6.Республика.”Җиңүгә 65 ел “презентацияләр конкурсы.2010 нчы ел.

7.Район мәктәпләре директорлары семинары.”Син кайтмадың”әдәби-музыкаль тамаша.

8.Мәктәп. “Научно-исследовательская и литературная деятельность Каюма Насыри.”Укучылар конференциясе.2010 нчы ел.

9. Конкурс.“Мәгариф”жур.»Җиңүгә 65 ел”.

Минем яраткан укытучым.

Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларын уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында

Укытучы-иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Минемчә:укытучылар булмаса,бөтен кеше надан булыр иде.

Күпме укытучылар безгә белем бирә,мәрхәмәтле булырга өйрәтә, тәрбияли.Укытучы иң авыр һөнәрләрнен берсе.Ни өчен дигәндә, алар балаларга су сибүчеләр.

Мин барлык укытучыларны да бик яратам.Кем турында гына язсам да,аларның һәрберсен мактап бетерерлек түгел.Ләкин,татар теле һәм әдәбияты укытучысы-Альвина Шәмси кызы Шиһапова турында язарга булдым.

Альвина Шәмсиевна турында нәрсә генә язсам да,аз булыр кебек.Ул-чын үз эшенең остасы.Ул тормыш итәргә,яшәргә өйрәтүче дә.Моңа мин, алтынчы сыйныфка кергәч ,Альвина Шәмсиевна дәресләрендә инандым. Аның дәресләрен мин түземсезлек белән көтеп алам,яратып укырга тырышам.

Ә күзләре аның шундый ягымлы,алардан ниндидер бер җылылык бөркелә.Ул белем биргән укучылар татар теленнән район ,республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып,уңышларга ирешәләр.Аның ярдәмендә мин дә татар теленнән мәктәптә сигезенче класслар арасында икенче урынны яуладым.

Альвина Шәмсиевна-хөрмәткә лаек һөнәр иясе.Аның биргән белем чишмәсе кипмәсен.Мин Альвина Шәмсиевнага ихтирамлы һәм рәхмәтлемен.

Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз Сез күңел түремдә.

Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укытучы, Сезгә сабырлыклар

Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәм авыр юлларда.

Әлмиева Әлмира 8 нче сыйныф.

Алексеевский районында үткән”Коммуникативность как фактор конкрентно -способности знаний школьников.”,-дип исемләнгән конференциядә басылган дәрес эшкәртмә.

“Каз өмәсе”

Балаларда татар телен өйрәнергә кызыксыну уяту- минем төп бурычларымның берсе.Безнең мәктәпләрдә татар һәм рус телләре, республикабызның дәүләт теле буларак , бертигез күләмдә өйрәнелә.

Башка милләт укучыларын да дөрес һәм матур итеп татар телендә сөйләшергә өйрәтү , табигатьне ярату, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре , йолалары белән таныштыру минем төп максатым.

Тема:”Каз өмәсе”.

Максат:Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Татар халкының гөреф-гадәтләре белән таныштыру.Татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.Эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһаз:1)Йорт кошлары рәсемнәре(тавык,чеби,әтәч,үрдәк,каз)

2)Татар халык ашлары рәсемнәре(бәлеш,өчпочмак,аш)

3)”Каз өмәсе”рәсеме.

4)Шигырьләр язылган плакатлар.

5)Хатлар.

6)”Татар теле”китабы 6класс.

7)”Татар теле”китабы 4класс.

Дәрес барышы

Исәнләшү.

-Исәнмесез,балалар!

-Исәнмесез,саумысыз!

-Хәерле көн,укучылар!

-Имин үтсен көнегез!

Фонетик күнегү:татар теленә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәнү.

Җә-җә җә-җү

Җә-җе-җү

Һә-һе-һө

Һә-һө-һү.

Ишек шакыйлар.

Укытучы:Керегез.(Хат ташучы керә)

Хат ташучы:Исәнмесез!Бу 7В сыйныфымы?

Балалар:Әйе.

Хат ташучы:Сезгә хатлар бар.

Укучылар:Рәхмәт.

Хат ташучы:Сау булыгыз.

Укытучы.Хатны ачканчы ,бүген өйрәнәсе тема белән таныштырып китәм.Ул йорт кошлары һәм шуларның берсе белән бәйле булган бәйрәм турында .

Йорт кошлар-домашние птицы.

Әйдәгез конвертларның берсен ачып ,укыек әле.Балалар,безгә табышмаклар җибәргәннәр,аларга җавап табыгыз дигәннәр.

1.Канаты бар,аягы юк

Үзе йөзә алмый.(Тавык)

Укучылар,кем тавык турында шигырь белә.(Бер укучы тавык турында шигырь сөйли)

2.Йомры,йомшак

Сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби)

(Чеби турында шигырь укыла)

3.Иртән иртә тора

Матур итеп кычкыра(Әтәч)

(Әтәч турында шигырь укыла.)

4.Соскы борын бакылыдк

Күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

(Үрдәк турында шигырь укыла)

5.Суда тора,күктә оча

Җирдә йөри

Ит белән сыйлый.(Каз)

(“Каз бәбкәсе“дигән шигырь укыла)

(Һәр табышмакның җавабын тапкан саен рәсемен әлеп куябыз)

Укытучы.Шулай итеп йорт кошлары нинди кошлар:

Укучылар.-Тавык,чеби,әтәч,үрдәк,каз.

Укытучы.Бу кошларны нигә йорт тирәсендә асырыйлар,алар нәрсә бирәләр.

Укытучы-Чөнки алар ит,йон,йомырка бирәләр.

Укытучы.Бу кошлар арасында иң зуры-каз.Безнең бабаларыбыз казны элек-электән үк күп итеп асраганнар.Казларны чистарту бик авыр булган,күп вакыт алаган.Шуңа күрә өмә ясап,кызлар чакырып чистартканнар.Ул”Каз өмәсе“ дип аталган.Каз өмәсе көннәр салкынайгач,кар яугач-ноябрь,декабрь айларында үткәрелә.

Сүзлек эше.

Каз өмәсе-коллективное обработка гусей.

Ит-мяса.

Йон-перья.

Күкәй- яйцо.

Укытучы.Бу эшне бик яхшы эшләдек ,2нче конвертны ачабыз.Безгә дәреслектән‘’Каз өмәсе -авыл тормышының бизәге’’дигән текстны укырга,тәрҗемә итәргә,сорауларга җавап бирергә,диелгән.

Үзем укып чыгам,таныш булмаган сүзләрне билгеләп барыгыз,бергәләп тәрҗемә итәрбез.

Ә хәзер чиратлашып укыйбыз,тәрҗемә итәбез.Бер укучыдан сөйләтеп карыйбыз.

Сораулар.

-Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны ни өчен яратканнар?

-Каз авыл тормышының бизәге булган.

- “Каз өмәсе “нинди бәйрәм ул?

-Татар халкының яраткан бәйрәме.

-Каз мамыгыннан нәрсә ясаганнар?

-Каз мамыгыннан мендәр, түшәк ясаганнар

-Каз итеннән нинди аш-су әзерләгәннәр?

-Каз итеннән бәлеш, өчпочмак пешергәннәр.

Укытучы.Эшне яхшы эшләдегез,хәзер3нче конвертны ачабыз.

Безгә текстан сыйфатларны табып ,дәфтәрегезгә языгыз-диелгән.

Укучылардан биремнең тәрҗемәсен әйттерү

Укучылар,.сыйфат нәрсә ул?

-Прилагательное .

Бер укучы текстны укый,сыйфатларны таба.

Укытучы. Дәфтәрләрегезне ачып число,теманы язабыз да, күнегүне дәфтәрләргә эшлибез.

Сыйфатлар:тәмле,каклаган.

Сүзлек эше.

Каклаган-вяленный.

Укытучы.Бу эшне дә эшләдек,алга таба 4нче конвертны ачабыз.Карточкаларда эш,диелгән

Мин сезнең һәрберегезгә карточкалар таратам.Җөмләләр төзеп язарга, русчага тәрҗемә итәргә кирәк диелгән.)

1.Чеби,казга,ияреп,суда йөзә.

Бәбкә,тавыкка,ияреп,чирәм үпли.

2.Су буенда 3 Каз йөри

Ишек алдында 5 Үрдәк йөзә

Урамда 10 Чеби йөри

3.Иртәгә Каз бәлеше пешерде

Бүген Әни коймак пешерер

Кичә аш пешерә

4.Казлар урамда чирәм чукыйлар

Үрдәк елгада бака тота

Тавык яр буенда үләм чүпли

5.Мин коймак яратасың

Син бәлеш яратам

Ул аш ярата

6.Алсу казлар.. ашата

Марат үрдәкләр.... көтә

Галия чебиләр.... эзли

7.Әни каз мамыгыннан мендәр ясый.

Әби түшәк ясый

Балалардан берәм-берәм җөмләләрне укытабыз.

Физкультминут.Җыр “Чебиләр»

Укытучы.Эшне бик яхшы башкардыгыз ,5нче конвертны ачыйк.

Шигырь юлларын укыгыз,эчтәлегенә туры китереп диалаог төзегез.диелгән(Биремне тәрҗемә итәбез)

Сүзлек эше.

Каз йолкыйлар-вычипывают гусей.

Ызбада-в избе.

Өмә-коллективная работа.

Күзе төшү-положить глаз,приглинуться

Каз йолкыйлар кызлар,

Алар өчен

Коймак пешә һәрбер ызбада.

Егетләрнең күзе төшмиме соң

Өмәгә дип килгән кызларга.

Укытучы.Игътибар белән тыңлагыз шигырьне үзем укыйм ,бергәләп тәрҗемә итәрбез. Укучылар укып чыгалар.Бер-ике минут вакыт бирәм.Шигырьдәге тыныш билгеләрен карыйбыз.Җөмләләрне укыйбыз.

Сораулар.

-Кызлар нишлиләр?

-Кызлар каз йолкыйлар.

-Аларга нәрсә пешә?

-Аларга коймак пешә.

-Каз өмәсенә кемнәр килә?

-Каз өмәсенә егетләр килә.

Ә хәзер диалаог төзибез,укыйбыз.

-Кызлар кая килгәннәр?

-Кызлар өмәгә килгәннәр.

-Өмәгә тагын кемнәр килгән?

-Өмәгә егетләр дә килгән.

_Алар нәрсә ашыйлар?

-Алар коймак ашыйлар.

Укытучы.Диалогларыгыз бик матур төзелде,6-конвертны ачабыз.Хәтер диктанты язарга .

Хәтер диктантының тексты тактада.Бер кат укып чыгам.Бергәләп тәрҗемә итәбез.

Көз җитүгә бәбкә белән

Бар ишегалды тулган.

Бер оя каз бәбкәләре

Бер ишегалды булган.

Диктантны хор белән укыйбыз.

-Сүз нәрсә турында бара?

-Сүз бәбкәләр турында бара.

-Нинди ел фасылы?

-Көз.

-Алар кайда?

-=Бәбкәләр ишегалдында

-Бәбкәләр күпме?

-Бәбкәләр бер оя.

-Алар күпме булган?

-Бер ишегалды булган.

“Бер оя” сүзенә аңлатма бирелә,рәсемнәр күрсәтелә.Кычкырып укыйбыз.Вакыт бирелә, шигырьне каплыйбыз,укучылар истә калдырганны язалар.Укучылар язгач, яңадан шигырьне ачабыз,укучылар тикшерәләр .Эшкә нәтиҗә ясыйбыз.

Укытучы.7нче конверт бик матур итеп ясалган.Ник алай икән?Конвертны ачабыз.

Дәрескә йомгак ясарга,рәсем буенча сөйләшү оештырырга,диелгән.Биремне тәрҗемә итәбез.

Тактага “Каз өмәсе”рәсеме эленә,сорауларга җаваплар әйтелә.

-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Рәсемдә каз өмәсе ясалган.

-Рәсемдә кемнәр ясалган?

-Рәсемдә кызлар ясалган.

-Кызлар нишлиләр?

-Кызлар каз йолкыйлар.

-Каз өмәсе нинди бәйрәм?

-Татар халык бәйрәме.

-Каз өмәсен ни өчен үткәргәннәр?

-Күп кеше эшләгәч җиңел.

-Каз нигә кирәк?

-Каз авыл тормышының бизәге.

-Йорт кошларыннан нинди кошларны беләсез?

-Йорт кошлары :каз, үрдәк, тавык, әтәч,чеби.

Укучылардан аерым-аерым рәсем буенча хикәя сөйләтәбез.

Укытучы.Менә без бүген татар халкының каз өмәсе турында белдек.Башка бәйрәмнәрен , йолаларын алдагы сыйныфларда да өйрәнербез әле.Менә соңгы хатка җиттек.8нче конвертны ачабыз.Безгә өй эше бирелгән.

Өй эше.”Каз өмәсе”хикәясен сөйләргә.

Кулланган материаллар.

1.Әсәдуллин А.Ш.Татар теле:Рус мәктәпләренең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек.-К:Мәгариф.

1996-77бит.

2.Юсупов Ф.Ю.,Гарифуллин В.З.

Татар теле:Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфы өчен дәреслек:-К:Мәгариф,1994-86бит.

3. Балалар бакчаларында әшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма.К:Татар китап нәшрияте,1990-254бит.

4.Миңнуллин Р.М.Күчтәнәч:Шигырьләр-К.Мәгариф.1995-159бит.

“Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә татар халык йолаларының роле” Алексеевский районында үткән”Коммуникативность как фактор конкрентноспособности знаний школьников.”,-дип исемләнгән конференциядә сөйләгән чыгыш.

Татар халкының чал тарихы,үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Аның буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып, тупланып,баетылып килгән мирасы,мәкаль-әйтемнәре, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәм- нәре бар.Мин үз эшемдә , әнә шул буыннан-буынга күчеп килгән гореф - гадәтләрен, белем,күнекмәләр ярдәмендә балаларга бирергә тырышам. Башлангыч сыйныфта укытуда татар халык авыз иҗатын кулланмый эшләү мөмкин түгел.Туган телне өйрәтүдә , акыл , зиһен,сөйләмне үстерүдә мин үзем халык ысулларын кулланам. Кеше борын заманнан баланы ана телендә сөйләргә өйрәткән. “Тел ачкычы” бирү өчен бишек җырлары җырлаган, сүзле уеннар оештырган, үсә төшкәч такмаклар,тизәйткечләр, сынамышлар, табышмаклар әйткән.

Гаиләдә әти-әни,әби-бабай башлаган халык авыз иҗаты җәүһәрләре белән таныштыруны мәктәптә, дәрестән тыш чараларда да, һәр дәрестә дә дәвам итәргә мөмкин. Мәктәптә татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру , иң беренче чиратта дәресләре- бездә чагылырга тиеш. Мин үзем бигрәк тә,уку,татар теле дәреслә- рендә халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән мәкаль, табышмаклар, төрле әйтемнәрдән киң файдаланам. Татар теле дәресләрен җанлы, кызыклы итү, дөрес сөйләү, язу күнекмәләрен булдыру, татар телен үзләштерүдә укучыларны мавыктыру максатыннан, дәрес материалларын балалар фолклоры белән баетып кулланырга тырышам.“Каз өмәсе” дип исемләнгән дәрес рус төркемнәре өчен эшләнгән дәрес-конспект..Рус баласы өчен татар теле-чит тел.Ләкин ул тел алар янәшәсендә яшәүчеләр теле.Бездә халыклар дус, татау яшиләр,бергә бәйрәм итәләр.Татар халкы гореф-гадәтләргә, бәйрәм нәргә бай халык.Укучыга бу бәйрәмнәр турында сөйләү белән бергә бу бәйрәмнәрдә катнашу зур нәтиҗә бирә..Укучылар белән татар халык җырларын өйрәнәбез,биюләрен биибез.“Каз өмәсе” татар халкының бердәмләшеп, бер-берсенә булышып яшәүләрен күрсәтә.



“Тынычлыкның кадерен белик. “ ”Хәтерлим! Горурланам!.2010 нчы ел. Гимназия.Фәнни-гамәли конференция.


Максат:Укучылар- ның сөйләм телен үстерү.Әдәби әсәрләр аша балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Сугыш күргән, сугышны үткән кешеләр белән горурланырга өйрәтү,өлкән буынга ихтирам тәрбияләү. Зал шарлар белән бизәлгән.Мәктәптә чыгарылыш кичәсе.Кызлар мәктәп форма- сыннан, егетләр ак күлмәктән, чалбардан.Артта экран, экранда плакатлар: ”Кыңгыраулы мәктәп еллары”.Егетләр, кызлар”Җәйнең матур аяз таңнарында” көенә вальс әйләнәләр.

Дима.Кайчан гына бу көн бик еракта, килеп җитмәс төсле тоелды.

Лилия.Хуш ,мәктәбем,дуслар, остазларым, балачагым, яшьлек мәхәббәт.

(Яшьләр бииләр, көлешәләр.Көй әкренәя, сәхнә бушап кала.Экран кабына .Анда фашистларның безнең илгә бәреп керүләре күрсәтелә).

Света.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга яткан, Берәү дә китерми уена. Иртән –иртүк сугыш башланасын.

Һәм бетәсен бары 45- нең маенда.

(Сәхнәгә акрынлап шул ук яшьләр җыелалар.Алар моңсу.Кыз белән егет җитәкләшеп алга киләләр.)

Саша.Мин бик тиздән кайтырга , дип китәм.

Телә бары җиңү килүен.

Дошманнарны җиңеп сау кайтырга

Ярдәм итәр синең көтүең.

Лилия.Мин ышанам.Тиздән очрашырбыз.

Кабатланыр айлы ,тын кичләр.

Яу кырында исән-сау йөрергә

Ярдәм итәр сиңа саф хисләр.(Яулык болгап озатып кала.Яшьләр бергә җыелып басалар.)

Җыр “Солдатлар”.(Сәхнә читендә “Җир –ана”.)

Диана.”Җир -ана” . Көннәрегез авыр , улларым, кызларым Юлларыгыз озын, тынгысыз,

Тик шулай да ачынмагыз,

Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

Әгәр дошман каршы килсә

Курыкмагыз,атыгыз.

Минем теләгем шул сезгә

Исән-имин кайтыгыз.

(Экранда сугыш кыры,моңсу гына атлап кызлар җыелалар.)

Җыр”.Әйләнеп кайтыгыз”(Солдат киеменнән, аркасына биштәр аскан егет чыга)

Азат.Иң беренче зур сугышка керәм бүген,

Иң беренче зур сугышны күрәм бүген

Идел буйларында якты киңлекләрдә- зәңгәр күгем,

Зур сугышка керәм бүген.

Көтә мине яр астында инеш,

Суы көмеш.

Мин кайтырга тиеш исән килеш,

Мин кайтырга тиеш.

Мин кайтырга тиеш туган илгә,

Мин кайтырга тиеш туган өйгә.

Сабантуйга алган затлы киемнәрем калды чөйдә-

Мин кайтырга тиеш туган өйгә.

Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә,-

Мин кайтырга тиеш өйгә.

Җыр. “Син кайтмадың

Экранда җиңү көне.Бар да шат.Тамаша башында катнашканнар чыгалар.Сәхнә кырыенда солдат сөйли.(салмак кына көй яңгырый.)

Дима.Кичер, әнкәй, кичер.

Кайта алмавымны.

Чит ил туфрагында ,

ятып калганымны.

Язмышымны белмим ,

Озак көткәнсеңдер

“Катмый калмас ул!”-дип

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар

Килми идеме соң!

Гомер өзелүен

Тели идемме соң!

Сугыш фаҗигасен

Онытмасын еллар!

Язмышлары миндәй

Алар- милионнар!

Кичер ,әнкәй.кичер,

Кайта алмавымны.

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

Алена.Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр..

әхнәдәгеләр артка чигенәләр,алга балалар керә)

Солдатта булган диләр”җырын җырлыйлар.

Рафаиль Алгиз.

Әгәр сугыш булса, яңадан да Әгәр сугыш булса,тагын ятим

Җир сыкраныр авыр ярадан. Калыр безнең газиз аналар.


Яшь егетләр китәр яу кырына Күпме туйлар булмый калыр илдә,

Кайтмас өчен өйгә яңадан. Тумый калыр күпме балалар!

Ринат. Демид.

Әгәр сугыш булса , ул чагында Беребез дә теләмибез кабат

Читләп үтмәс үлем безне дә. Сугыш утларына керергә.

Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез,- Менә шуңа күрә кирәк безгә

Аямас ул беребезне дә! Тынычлыкның кадерен белергә!

Валера Алгиз.

Без сугышны әле онытмадык, Әгәр кирәк икән, без дә

Китмәс тә ул безнең күңелдән. Курыкмыйбыз үлемнән.

Яклап калыйк җирне сугышлардан, Ялкын эченә керербез ,

Саклап калыйк җирне үлемнән! Газинурлар эзеннән.

Рафаиль

Һәм аларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без- аларның оныклары,

Без- булачак солдатлар!

Экранда район үзәгендәге батырлар һәйкәле.


Илвира, Җиңүчеләр калка һәйкәл булып,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар үлми ике тапкыр-

Алар хәзер мәңге балкырлар!

Настя .Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны?!-

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Фәйрүзә. Гасырларның һәр минуты хәзер

Бер минутлык тынлык” аларга.

Тып-тын алар шуңа.

Таш һәйкәлләр

Эчтән генә тиеш янарга.

Лилия. Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә-

Бухенвальдта җырлый, Хатыньда...

Һәйкәл җыры-

Батырлыкка Гимн-

Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында.

Валя. Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,

Җырлый алар акыртын гына.

Һәйкәлләргә килик!

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!

Лилия.Кайтмаганнар.

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар.

Баш иябез сезгә,каһарманнар!


Кулланган әдәбият.

1.Татар җырлары.Караоке.2005 ел.

2.Валиев М. Х.Күңелем кошы.-К.Мәгариф,2004ел.

3.Ачык дәрес.Май.2005 ел. 4

Республика конкурсы “Использование новых информационных технологий в образовательной деятельности”.2010нчы ел.

ЗУР ҺӘМ ЯКТЫ,

^ БАРЫР ЮЛЛАРЫҢ.

СИН -ТУГАН ЯГЫМ -

ТАТАРСТАНЫМ!

Максат. Укучыларда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту; аларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү,телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү(диологик һәм монологик сөйләм үсешенә игьтибар итү);туган якны яратырга өйрәтү.

Җиһаз. Дәреслек, сүзлек,видео язма.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы. Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, балалар.

Укучылар: Исәнмесез.

Укытучы .Балалар, безгә бүген кунаклар килгән әйдәгез, аларга елмаеп карыйк та,баш иеп исәнләшик.

Укучылар. Исәнмесез.

Фонетик күнекмә.

Укытучы.Балалар,телебезне шомартып алыйк әле.Мин укыйм,сез кабатлагыз.

Алга таба барабыз

Тик-так.

Тик-так.

Гөрләп чаба автобус

Юл тап

Юл тап.

Ак төтен артта кала

Пух-пах-пах

Пух-пах-пах

Автобус җырлап чаба

Ах-ах-ух

Ах-ах-ух

Укытучы.Балалар,тел шомарткычтагы автобус белән без бүген сәяхәткә чыгарбыз.

Сәяхәт-путешествие

Дәреснең темасы белән таныштыру.

Укытучы.. Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм,тыңлагыз әле.

Зур һәм якты.

Барыр юлларың.

Син -туган ягым -

Татарстаным!

Әйдәгез, бергәләп укыйбыз,тәрҗемә итәбез.

Зур-большой

Якты-светлый

Туган ягым-родной край.

Укытучы.Нәрсә турында икән бу балалар?

Укучылар.Туган як, туган җир. Татарстан турында.

Укытучы.Димәк, бүген без дәрестә Татарстан турында сөйләшербез.Дәресебезнең темасы :

Зур һәм якты

Барыр юлларың.

-Син туган ягым-

-Татарстаным!-,дипатала. Сүзлек эше.

Укытучы.Ә без кайда яшибез?

Туган як,

Укучылар.Без Балык Бистәсендә яшибез.

Туган җир-родной край.

Укытучы.Балык Бистәсе кайда урнашкан?

Укучылар.Татарстанда.

Укытучы.Татарстан нинди ?( шигырь юлларыннан)

Укучылар.Татарстан зур, матур.

Укытучы.Татарстан картасын карыйбыз.Картада нәрсәләр күрәбез?

Укучылар.Картада шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.

Укытучы.Димәк,безнең туган җир -Татарстан.Татарстан зур һәм матур.

Әйдәгез, матур итеп бүгенге числоны язабыз.

Уникенче декабрь

Чәршәмбе.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Туган җирем -Татарстан. Татарстан зур һәм матур.Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.( Җөмләләрне укыйбыз,тәрҗемә итәбез,бер юл калдырып язып куябыз)

Нәтиҗә.

Укытучы. Туган җирем Татарстан.Ничек тәрҗемә итәбез?

Укучы.Родной край Татарстан.

Укытучы.Дөрес. Татарстан зур һәм матур.Ничек тәрҗемә итәбез?

Укучы. Татарстан большой и красивый.

Укытучы. Дөрес.Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.

Укучы. В Татарстане много больших городов, лесов и рек.

Укытучы. Балалар , мин сезне Татарстанның зур шәһәрләре буйлап сәяхәткә чакырам. Юлда адашмас өчен картаны үзебез белән алабыз.Әйдәгез,автобусларга утырабыз. Матур итеп утырабыз, вакытны бушка уздырмас өчен тел шомарткычны кычкырып укыйбыз.

Алга таба барабыз.

Тик-так.

Тик-так.

Гөрләп чаба автобус

Юл тап

Юл тап.

Ак төтен артта кала

Пух-пах-пах

Пух-пах-пах

Автобус җырлап чаба

Ах-ах-ух

Ах-ах-ух

Укытучы. Беренче тукталыш-Казан шәһәре. Казан-русча Казань.(кабатлыйбыз)

Казан- Татарстанның башкаласы . Казан брынгы шәһәр.

Сүзлек эше.

Брынгы-древний.

Укытучы.Сезнең Казанда булганыгыз бармы?

Беренче укучы. Минем циркта булганым бар.

Икенче укучы. Мин “Шүрәле”паркына бардым.

Өченче укучы.Без зоопаркта булдык. Башкала-столица.

Укытучы .Казан турында рәсемнәрне карыйк әле.

Укучы .Казанда матур Кремль бар.

Кремльдә Сөембикә манарасын күрдем.Бик матур мәчет бар. Казан-Казань.

Укытучы.Бик яхшы. Укучылар, мин сезгә Казан турында шигырьләр өйрәнергә кушкан идем,кем сөйли?

Саша. Маша. Ирина.

Казан,

Кремль. Синнән дә ягымлы Иркәли җанны

Ак диварлар. Як җирдә юк икән Идел һавасы

Балкый ул әллә каян Казаным,Казаным Ишетәм синдә

Авасың бит Сөембикә- Син туган ягымның Әнкәм авазы

Әйдә үземә таян Йөрәге икәнсең Бәхетем дә син

(Р.Миңнуллин). Казаным,Казаным Шатлыгым да син.

(И.Юзеев) Мең яшә Казан

Мең яшәр Казан.

(Р.Әхмәтҗанов)

Укытучы.Бик яхшы.Яңа җөмләне укыйбыз, тәрҗемә итәбез, матур итеп дәфтәрләргә язабыз.

Нәтиҗә.

Казан-Татарстанның башкаласы.

Укытучы. Бергә укыйбыз. Ничек тәрҗемә итәбез?

Укучылар. Казань- столица Татарстана.

Укытучы. Бик яхшы. Әйдәгез , сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Балалар ,рәсемне карагыз әле ,бу нинди шәһәр икән?

Укучылар. Набережные Челны.

Укытучы. Набережные Челны-Яр Чаллы.(кабатлыйбыз)

Укытучы. Сезнең Яр Чаллыда булганыгыз бармы?

Укучы. Әйе, безнең анда туганнар яши.Ул матур шәһәр.

Укытучы. Яр Чаллыда нинди завод бар? Рәсемдә нинди машиналар күрәсез?

Укучылар. КамАЗ машиналары.

Укытучы. Димәк, Яр Чаллыда КамАЗ заводы бар.

Укытучы. Әйдәгез,тактага язылган яңа җөмләне укыйбыз.

Яр Чаллыда Кам АЗ заводы бар.

Нәтиҗә.

Укытучы. Яр Чаллы нинди шәһәр?

Укучы. Яр Чаллы зур шәһәр.

Укучы.Яр Чаллы матур шәһәр.

Укытучы.Яр Чаллыда нинди завод бар?

Укучы.Яр Чаллыда КамАЗ заводы бар.

Укытучы. Заводта нәрсә ясыйлар?

Укучы. Заводта КамАЗ машиналары ясыйлар.

Укытучы. Җөмләне дәфтәрләргә язабыз.

Укытучы. Әйдәгез картага карыйк әле , алга таба нинди шәһәргә барабыз икән?

Укучылар.Аьметьевск- Әлмәт шәһәре.

Укытучы. Балалар, карагыз әле кыр тулы нәрсәләр икән бу?

Укучылар. Бу нефть вышкалары.

Укытучы. Әлмәттә тефть чыгаралар.

Укытучы. Нефтьне кемнәр чыгара?

Укучылар.Нефтьчеләр.

Нәтиҗә.

Укытучы. Димәк, Әлмәт-нефтьчеләр шәһәре.

Укытучы. Җөмлә ничек тәрҗемә ителә?

Укучылар. Альметьевск-город нефтяников.

Укытучы. Җөмләне дәфтәрләргә язабыз.


Физкультминутка.

Укытучы. Утырып йөреп арыгансыз,әйдәгез барыбыз бергә,

сәяхәтебез күңелле булсын өчен җырлыйбыз.(басып)

Мин яратам сине Татарстан

Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны.

Киң күңелле Казан каласын.

Илем бакчасында Татарстан

Ал канәфер булып янасың.

Мин яратам сине Татарстан

Ал таңнарың өчен яратам

Күк күкерәп, яшен яшнәп яуган

Яңгырларың өчен яратм.

Укытучы.Алга таба барыр өчен табышмак чишәргә кирәк

Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар:

Колагымнан бор гына,

Уятырмын тор гына.

Укытучы: Бу нәрсә?Безне йокыдан нәрсә уята?

Укучылар: Сәгать.

Укытучы.Укучылар,иң зур сәгать заводы Татарстанда урнашкан. Картадан без аның кайсы шәһәрдә булуын белербез.Әйдәгез,бергәләп шәһәр исемен укыйбыз

Укучылар.Чистополь.

Укытучы.Чистай-Чистополь.Бергә кабатлыйбыз.

Чистайда сәгать заводы бар.Дәфтәрләргә язабыз.

Укытучы. Бергәләп тәрҗемә итәбез.

Укучылар. В Чистополе есть часовой завод.

Укытучы.Димәк ,сәгать заводы касы шәһәрдә урнашкан?

Укучылар.Сәгать заводы Чистай шәһәрендә урнашкан.

Укытучы. Картага карыйк әле, безгә бит өйгә, Б. Бистәсенә кайтырга кирәк. Безнең кайда яшибез?Безнең туган җиребез кайда?

Укучылар. Без Балык Бистәсендә яшибез.

Укытучы. Тәрҗемә,итәбез.

Укучылар. Мы живем в Рыбной Слободе.

Укытучы.Менә без туган якта.

Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар. Туган як турында. Татарстан турында.

Укытучы. Татарстан нинди?

Укучылар. Татарстан зур, матур.

Укытучы. Нинди зур шәһәрләре бар?

Укучылар. Казан, Әлмәт,Яр Чаллы,Чистай.

Укытучы.Безнең матур текст килеп чыкты.Әйдәгез укыйбыз,тәрҗемә итәбез.

----------------------------------------------------------------------------------------

^ Туган җирем Татарстан.Татарстан зур һәм матур. Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.

Казан-Татарстанның башкаласы.Яр.Чаллыда КамАЗ заводы бар.Әлмәт нефтьчеләр шәһәре.Чистайда сәгать заводы бар.Мин Балык Бистәсендә яшим.

Укытучы. Әйдәгез текстны укыйбыз аерым җөмләләрне тәрҗемә итәбез.

Укытучы. Беренче җөмлә. Кычкырып укыйбыз. Тәрҗемә итәбез.

Укучылар берсе артыннан берсе тәрҗемә итәләр. -Родной край Татарстан.

-Татарстан-большой и красивый.

-В Татарстане много больших городов, лесов и рек.

-Казань столица Татарстана.

-В Набережных Челнах есть завод “КамАЗ”.

-Альметьевск город нефтянников.

-В Чистополе есть часовой завод.

-Я живу в Рыбной Слободе.

Укытучы .Безнең текстка исем кирәк .Аның өчен бирелгән җөмләләрне укып, тәрҗемә итәбез Сезнең алда сүзллек ята ,белмәгән сүзләрегезне сүзлектән карагыз.

Татарстан туган җиребез.

Аның башкаласы Казан

Татарстанда шәһәрләр күп.

Агыйдел зур елга.

Республикам бай.

Сәгать заводы Чистайда урнашкан.

Татарстанда нефть чыга.

Алабуга-борынгы шәһәр.

Нократ русча-Вятка.

Укытучы.Хәзер мин җөмләләрне укыйм,сез һәр җөмләнең баш хәрефләрен генә язасыз.Нинди сүз чыкты.?

Укучылар.Татарстан.

Укытучы.Димәк текстка нинди исем кушабыз?

Укучылар.Текстның исеме Татарстан.

Укытучы.Текст өстендәге буш юлга. “Татарстан” дип язабыз.

Өй эше.

Текстны сөйләргә.

Көндәлекләргә өй эшен язабыз.Билгеләрне куябыз.

Кунакка килегез.

Р Миннуллин.

Җирнең иң матур җирендә-

Татарстанда торам мин.

Малайлар һәм кызлар! Сезне

Кунакка чакырам мин.

Йөртербез сезне утыртып

Я КамАЗга , я атка

Ашыксагыз- үзебездә

Ясалган самолетка.

Сезне үзебез үстергән

Ипи белән сыйларбыз

Матур итеп Тукай, Җәлил

Шигырьләрн сөйләрбез.

Безнең якларны күрсәгез

Сез шаккатыр идегз.

Дусларыгыз көтә сезне-

Татарстанга килегез.

“ Сагыну” .Әдәби-музыкаль композиция.Мәгариф,2010 нчы ел.


Сугыш вакыты.Атышлар тынган арада сугышчылар ял итәргә җыелалар. Кемдер хат яза, үзара сөйләшәләр, көлешәләр

Илдар.
Җиңелә бит дошман, дусларым!Менә ничә көн дошманнарны үз ояларында дөмбәслибез.

Вилсур.Дусларым, мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним.Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла.Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил!


(Г.Кутуй.”Сагыну”.

Илнур гармунда “Сагыну”көен уйный. М. Җәлил сүзләре, З .Хәбибуллин муз


.

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,


Таң атканда уянырмын,

Юлларыңа тезәм мин. Җилкәмә шәл салырмын.

Бик сагындым, бәгрем, Таң шикелле балкып,

Бик сагындым сине, Иртән кайтыр булсаң,

Әле дә ничек түзәм мин. Каршы чыгып алырмын.

Җилбер- җилбер җил искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Бик күңелле булыр.

Бик кызыклы булыр,

Кайтсаң сагынып көткәндә.

Резидә.Дусларым, хәтерлисезме? Болыннар хәтфә , яшел чирәмгә төренгәч , кичке уенга җыела идек. Әйдәгез,”Зәңгәр чиләк” уенын уйныйбыз.(түгәрәккә басалар)

Урман буйларында йөрим Алма булса шундый булс.

Урма буе яшелгә. Берсен шишкә бүләрлек,

Бир кулыңны-миндә бирәм, Дустың булса, шундый булс.

Дус булырга мәңгегә. Синең өчен үләрлек.

Зәңгәр чиләк матур була,

Су белән тулса гына,

Ярны-яр дип сөеп була,

Сүзендә торса гына.

Илнар.Әйдәгез ,бер биеп алабыз.( татар халык биюен бииләр.Бию беткәч әкрен генә “Сагыну” көе уйныйлар,аландагылар бер җиргәрәк җыелалар.Ут сүнә.Сәхнәнең икенче читендә авыл күренеше.Татар авылы, авылча киенгән кызлар.)

Раилә.”Тормыш ятим”.

(К. Сибгатуллин)

Китеп беткән хатынлылар, хатынсызлар,

Дөнья тоткан , семья тоткан хатын-кызлар.

Ятимлеген тормыш үзе шәп аңлаган,

Илдә тәртә каерырлык ир калмаган.

Тоныкланган болыннарның яңгыравы,

Янап кына китсә иде галгыларны.

Үгез тоткан егетләрнең үртәлүе,

Авып төшә авыш якка көлтә йөге.

( Авыл кызлары бергә М Шигаповның “ Әйләнеп кайтыгыз” җырын башкаралар.”

Әйләнеп кайтыгыз.

Агыла тын гына, Парлылар бергәләп,

Җыр булып моң гана. Йөрәкне телгәләп,

Кемнәр дер кайларга китәләр. Күңелне әрнетеп үтәләр.

Сагыштан янганнар, Олы юл чатында,

Яшьләре тамганнар, Күрешү көннәрен,

Юлларда өзелеп көтәләр. Ялгызлар сагынып көтәләр.

Күңелдә йөргән яр,
Төшләргә кергән яр.

Кайсыгыз сагынмый әйтегез?

Яшьлекнең таңында,

Вәгъдәләр хакына,

Тизерәк әйләнеп кайтыгыз.

(Ут сүнә. Урман аланы.Барысы да бер рәт булып басканнар.

Җыр. “ Кошлар кебек”.

Татар халык җыры.

Һаваларда очкан кошлар кебек,

Ярсый-ярсый канат кагынып,

Туган илем кайттым мин талпынып,

Күз нурларым сезне сагынып.

Канатлары җилдә каерылмый.

Яшәр идем туган илем синдә,

Якын дусларымнан аерылмый

Һаваладда очкан аккошларның,

Коела җиргә мамык юрганы.

Туган илдә,сөйгән ярлар белән,

Сизелми дә гомер узганы.

Һавларда очкан аккошларның,

Каурыйлары коела җилләрдә.

Туфрагына алтын чәчсәләр дә.

Җитми икән туган илләргә.

Бетте.





Добавить документ в свой блог или на сайт


Похожие:

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconШайдуллина Лилия Фоат кызының татар теленнән эш программа
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара...

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconТөрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм очрашу кичәсе. Мәктәпне,...

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconШайдуллина Лилия Фоат кызының әдәби укудан эш программа
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара...

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconТөрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconКукмара муниципаль районы Кәркәүч авылы гомуми белем бирү мәктәбе
Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн...

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconМаксат: Әсәрне анализларга өйрәнү. Гаделлек сыйфатының эчтәлеге белән таныштыру. Әсәр аша укучыларда шәфкатьлелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү. Укучыларны хайваннарны яратырга өйрәтү. Җиһазлау
Укучылар, без бүген сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча йомгаклау дәресе үткәрәбез

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән icon] авазы булган сүзне табыгыз
Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасының архитектурасы милли белән аерылып тора

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconОтзывы учителей
Проектның темасы бик актуаль, күп материал тупланган, алар летопись ру сайтына урнаштырылып барылган. Укучылар татарча яхшы итеп...

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconӘдәби уку. 4нче а сыйныфы, татар төркеме
Максат: А. Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү, хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Мәктәптә эшләгән дәвердә укыту белән беррәттән, татар драма түгәрәген алып барам. Укучылар белән iconДәреснең темасы : “Үзе яхшының эше дә яхшы.”
Элек- электән безнең татар халкы бик кунакчыл халык булган. Туган- тумачалар, күрше -күлән, бер-берсе белән тату, дус яшәгәннәр,...

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©sledu.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации